Татарстан Рәисе Балык Бистәсе районы басуларындагы кыр эшләре белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районы басулары өстеннән очып узды һәм чәчү кампаниясенең барышы белән танышты.
Җирлекләр җитәкчеләре белән очрашуда район башлыгы Радик Ислямов хәбәр иткәнчә, быел 33 мең га мәйданда чәчү планлаштырыла. Бүгенгә чәчү 27%ка башкарылган 8,8 мең га. кырларда ике сменада 150 кеше эшли. 100 берәмлектән артык техника эшли, шуларның 35е чәчү комплекслары.
Уңай һава шартлары булганда чәчүне 10 көн эчендә тәмамлау планлаштырыла. Бер гектарга 67 кг ашлама тупланган, аның күләмен 85 кг га кадәр арттыру планлаштырыла.
Көнбагыш – 28%, рапс – 50%, майлы җитен – 30%тан артык чәчелгән. Көзге культуралар яхшы кышлаган – 2026 ел уңышы өчен 11,3 мең га чәчелгән.
Бүген чәчү белән беррәттән кырларда тырмалау һәм ашлау да дәвам итә. Барлык терлекчелек хуҗалыклары да терлек азыгы белән тулы күләмдә тәэмин ителгән. Терлекчелек өлкәсен үстерү өлешендә районда 9 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шулардан 2,2 меңе – савым сыеры.
Район башлыгы сүзләренә караганда, терлекләрнең баш саны кимүне якындагы ике елда яңа терлекчелек комплекслары төзү исәбенә тотрыклыландыру планлаштырыла. Проектлар инде гамәлгә ашырыла.
Моннан тыш, ул республика Рәисе ярдәме белән авылларда су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү өлешендә зур эш алып барылуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, катлаулы ел булуга карамастан, агросәнәгать комплексына ярдәм итү мәсьәләләрендә бернинди кыскартулар булмады, киресенчә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча программалар саны артты, диде. Шулай ук ул ветеринария куркынычсызлыгы буенча контрольне көчәйтергә кирәклеген ассызыклады.
Гомумән, министр бәяләвенчә, район чәчү эшләре буенча план режимында бара.
Тулаем республика буенча барлык мәйданның 30%тан артыгы чәчелгән.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча активрак эшләргә өндәде. «Финанс кыенлыкларына карамастан, без барлык программаларны саклап калдык һәм алга таба да ярдәм итәчәкбез», — дип ышандырды республика Рәисе.
Ул җирлек башлыкларына махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә аерым игътибар бирергә кушты, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
