Татарстан халкын киләсе атнада өч көнлек ял көтә

Татарстанда яшәүчеләрне киләсе атнада өч көнлек ял көтә.

Бу быел җомга көненә туры килгән Ураза бәйрәме уңаеннан бәйле.

Республиканың җитештерү календаре буенча, татарстанлылар 20 марттан 22 мартка кадәр — өч көн рәттән ял итәчәк.

Бәйрәм алдыннан, 19 март, пәнҗешәмбе көне, бәйрәм алды эш көне булачак. Шул сәбәпле бу көнне эш вакыты рәсми рәвештә бер сәгатькә кыскартылачак.

Билгеле булганча, Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.