Татарстанда 29 градус салкын булачак

Бүген Татарстанда кискен суытачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә -25..-26 градус салкын булачак, аязганда температура -29 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Секундына 15 метрга кадәр тизлектә көчле җил исә.

Явым-төшемнәр көтелми. Көндез температура -16..-18 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булыгыз.