Казанда 20 июньгә кадәр кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте, машина кую урыннары чикләнә
Казанда 14 июнь 00:00 сәгатьтән 20 июнь 23:59 сәгатькә кадәр кадәр Россия – АСЕАН саммитына әзерлек һәм аны уздыру эшләренә бәйле рәвештә транспорт хәрәкәтенә, парковкаларга вакытлыча чикләүләр кертелде. Чикләү чаралары шулай ук шәхси мобиль җайланмаларга, робот-ташучыларга да кагыла.
Моннан тыш, бу көннәрдә куркыныч матдәләр ташучы транспорт чараларының хәрәкәтен һәм тукталышын чикләячәкләр. Иминлекне тәэмин итү өчен кайбер участокларда вакытлыча юл билгеләре куела, аерым юллар йөк техникасы белән капланачак, махсус блоклар белән ябылачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 17–19 июнь көннәрендә узачак Россия – АСЕАН саммитына зур әзерлек эшләре бара. Халыкара вакыйга уңаеннан башкалада юл һәм туристлык инфраструктурасы тәртипкә китерелә, шәһәр киңлекләре төзекләндерелә, куркынычсызлык чаралары көчәйтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
