Хатын-кызлар һәм ир-атлар мошенникларга ничек күбрәк алдана?

Бу елның гыйнвар-февраль айларында мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 740 миллион сум акчасын урлап өлгергән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов әйтүенчә, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 246 миллион сумга кимрәк.

– 2025 елда банклар аша барлыгы 1570 мошенниклык операциясе үткән, шул ук вакытта 134,2 миллион* операцияне туктатып калганнар;

*2024 ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк.

– узган ел мошенниклар халыкның 29,3 млрд сум акчасын үзләштергән, шул ук вакытта мошенниклык операцияләрен вакытында туктатып, 13,9 триллион сум акча алдакчылар кулына күчмәгән;

– 2024 елда бер мошенниклык операциясенә 23 мең сум туры килсә, хәзер – якынча 19 мең сум;

Кем ничек алдана?

Хатын-кызлар. Алар арасында телефон мошенниклары корбаннары һәм СМС-код хәбәр итүчеләр күбрәк.

Ир-атлар. Аларны төрле мессенджерлар, сайтлар һәм кушымталар аша ешрак алдыйлар. Моның нәтиҗәсе буларак, көчле затлар үз телефоннарына вируслы программалар урнаштыра, шәхси мәгълүмат җиткерә.

Пенсионерлар. Алар арасында бер миллион сумнан да күбрәк акча урлатучылар күбрәк.

Россия банкы илдә үткәргән сораштыру нәтиҗәләре