«Туым Жондозы-2026» фестивале гала-концерты 15 февральгә билгеләнде

«Туым Жондозы-2026» фестивале гала-концерты 15 февральгә билгеләнде

Һава торышы начар булу сәбәпле, 31 январь көнне Казанда узарга тиешле фестиваль кичектерелгән иде. Шушы көннәрдә «Туым җондозы»ның вакыты һәм урыны билгеле булды.

Керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы-Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең Гала-концерты 15 февраль көнне «Созвездие — Йолдызлык» театрында (Казан шәһәре, Гладилов урамы, 49) булачак.

Гала-концертта Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән, республиканың Алабуга, Биектау, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Тукай, Түбән Кама районнарыннан, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан конкурсның сайлап алу турларын узган 7-35 яшьләрдәге иң талантлы кызлар, егетләр чыгыш ясый.

Финалистларның чыгышларын жюри членнары 15 февраль көнне тагын бер кат караячаклар. Шуннан соң, фестивальнең кич узачак гала-концертында чыгыш ясаучылар исемлеге билгеле булачак.

«Туым жондозы» сәхнәсендә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең һәм, шулай ук, танылган җырчыларның да чыгышларын күрергә мөмкин булачак.

Игътибар! Гала-концертка керү чакыру билетлары буенча.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 293-16-29, +7 902 718 84 86.