Лилия Чалая: «Түбән Кама Нефтехим»да булган вакыйгалар җитди сынау булды»

31 мартта «Түбән Кама Нефтехим»да булган вакыйгалар сәламәтлек саклау системасы өчен җитди сынау булды.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенгә хастаханәләрдә Түбән Камадагы һәлакәттә зыян күргән 25 кеше дәвалана. Түбән Кама хастаханәсендә – 9 кеше, РКБда – 6, Мәскәүнең медицина оешмаларында – 10 кеше. Пациентларның хәле төрле авырлыкта, тотрыклы.

31 мартта «Түбән Кама Нефтехим»да булган вакыйгалар сәламәтлек саклау системасы өчен җитди сынау булды. Бу хакта Татарстанның Катастрофалар медицинасы үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Лилия Чалая да белдерде.

– Без бу сынауны намус белән уздык дияргә кирәк. Барлык зыян күрүчеләргә вакытында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелде, пациентларның дөрес маршрутизациясе үткәрелде, хастаханәгә эләгүчеләрнең барысының да гомерләре коткарылды. Барлык звенолар да: коткаручылар, предприятиенең медицина персоналы, шәһәрнең ашыгыч медицина хезмәте, Түбән Кама район хастаханәсе, Татарстанның Һәлакәтләр медицинасы хезмәте, Россиянең коткару үзәге һәм федераль һәлакәтләр медицинасы үзәге, Түбән Кама, Казан һәм Мәскәү клиникалары төгәл эшләде. Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев барлык процесслар белән шәхсән үзе җитәкчелек итте, – диде Лилия Чалая.

Уңышлы эшчәнлекнең нәтиҗәсе берничә фактордан формалашты, ди белгечләр. Дөрес маршрутлаштыру, зыян күрүчеләрне тиз арада авырлык дәрәҗәсе буенча билгеләү, кемне һәм кайсы медицина учреждениесенә җибәрергә кирәклеген төгәл башкарганнар медицина хезмәткәрләре. Инде хастаханәләрдә табиблар кулына тапшырылган зыян күрүчеләргә сыйфатлы диагностика уздырылды, дөрес дәвалау сайланды, дип йомгаклады Лилия Чалая.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.