Түбәдән төшкән кар машина эчендә утырган кешене үтергән

Соликамскта кар-боз массасы Совет урамындагы торак булмаган ике катлы бина түбәсеннән сәүдә үзәге яныннан узып барган автомобильгә ишелгән, дип яза "РИА Новости".

Машина һәлакәткә дучар була: кузовның өске өлеше юк ителә. Йөртүче хастаханәгә озатыла, әмма анда үлә.

Булган хәл факты буенча куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.