Җирле үзидарә турындагы законга үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралачак

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында җирле үзидарә турындагы республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды.

Моннан тыш, парламентарийлар тугызынчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны законнар һәм оештыру ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, закон проектын эшләү «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль законның үз көченә керүе белән бәйле (2025 елның 19 июненнән һәм тулы күләмдә 2028 елның 1 гыйнварыннан). Әлеге закон 2027 елның 1 гыйнварына кадәр региональ һәм муниципаль норматив хокукый актларны аңа туры китерүне таләп итә.

Республика закон проектында «җирле үзидарә» төшенчәсе, шулай ук башка терминнар төзәтелә, җирле үзидарә органнарының җирлек, муниципаль район һәм шәһәр округы халкының тормыш эшчәнлеген турыдан-туры тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү вәкаләтләре билгеләнә.

Закон проектына шулай ук җирле үзидарәне хокукый җайга салу принципларын беркетүче 4.1 статья өстәлә. Яңалыклар нигезендә, муниципалитетлар дәүләт органнары белән дистанцион хезмәттәшлек тәртибен һәм утырышларда читтән торып катнашу форматын мөстәкыйль билгеләү хокукына ия була. Моннан тыш, закон проекты муниципаль актларның үз көченә керү тәртибен үзгәртүне, вәкиллекле органның минималь санын һәм башка мәсьәләләрне күздә тота.

Татарстан Республикасы юстиция министры сүзләренә караганда, закон проекты җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын һәм башлыкларны сайлауның гамәлдәге тәртибен саклый. Муниципаль берәмлекләр башлыкларын Рәис инициативасы белән вазыйфасыннан азат итү тәртибе, шулай ук Рәис тарафыннан вәкаләтләрне вакытлыча башкаручы башлыкларны билгеләп кую тәртибе билгеләнә.

Халыкның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашуы турында сөйләгәндә, Рөстәм Заһидуллин хәбәр иткәнчә, закон проектында җирле референдум, муниципаль сайлаулар, гражданнар җыены, территориаль иҗтимагый үзидарә, гавами тыңлаулар, гражданнар җыелышы, инициатив проектлар кебек формалар саклана. Депутатны, сайланулы орган әгъзасын, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затын чакыртып алу буенча тавыш бирү, муниципаль берәмлек чикләрен үзгәртү мәсьәләләре буенча тавыш бирү, гражданнарның хокукый инициативасы, делегатлар җыелышы кебек механизмнар юкка чыгарыла.

Закон проекты территориаль иҗтимагый үзидарәләргә Татарстан Республикасы бюджеты һәм җирле бюджетлар хисабына финанс ярдәме күрсәтү мөмкинлеген күздә тота.

Профильле комитет рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы федераль законны эшләү этабында ук – 2022 ел башыннан – республиканың муниципаль җәмәгатьчелеге реформа концепциясе буенча фикер алышуда актив катнашкан. «Муниципалитетлар фикерен исәпкә алып формалаштырылган республика позициясе документны кабул итүгә ярдәм итте, – дип басым ясады Альберт Хәбибуллин. – Без муниципаль хакимиятне кешеләргә мөмкин кадәр якынайту зарурлыгын эзлекле рәвештә якладык. Әлеге принципиаль позиция нәтиҗәсендә федераль закон кабул ителгәндә җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын саклап калуга ирешелде».

Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, Татарстанның җирле үзидарә турындагы законына кертелгән үзгәрешләр проекты барлык муниципалитетларның турыдан-туры катнашында эшләнгән һәм муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышларында берничә мәртәбә каралган. Җирле үзидарә органнары документны эшләп бетергәндә Юстиция министрлыгы тарафыннан исәпкә алынган конкрет тәкъдимнәр керткән. «Безнең комитет вәкилләре профильле эш төркеме составында эшләде, шуңа күрә муниципалитетларның күпчелек теләкләре закон проектының йомгаклау версиясендә чагылыш тапты», – дип йомгаклады Альберт Хәбибуллин.

Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов әлеге закон проектын эшләүдә муниципалитетларның катнашуының мөһимлеген ассызыклады. «Депутат һәм уналты ел муниципаль район белән җитәкчелек иткән кеше буларак, мин закон проектын хуплыйм, – дип белдерде ул. – Җирле үзидарәгә кагылышлы теләсә нинди документ минем өчен юридик текст кына түгел, статьялар гына да түгел, ә район, шәһәр округлары, җирлекләр башлыкларының реаль эше, башкарма комитетларның эше һәм, ахыр чиктә, безнең кешеләрнең тормыш сыйфаты бәйле тере документ. Федераль закон кабул ителгәндә, республика законнарын тәңгәлләштерү буенча зур, җентекле, системалы эш алып барылачагын аңлый идек. Һәм менә бүген без бу эшнең иң мөһим этапларының берсен тәмамлыйбыз».

Камил Гыйльманов шулай ук билгеләп үткәнчә, авылда яки кечкенә шәһәрдә яшәүче кеше хакимияткә юл, суүткәргеч, мәктәп, балалар бакчасы, ишегалдын төзекләндерү сораулары белән мөрәҗәгать иткәндә, ул моның нинди вәкаләт – җирле әһәмияттәме, әллә дәүләттән тапшырылганмы икәнлеге турында уйламый. Ул бары тик үзенә ярдәм итүләрен тели. Һәм муниципаль берәмлек башлыгы һәм аның командасы – бу кеше һәм аның проблемасы арасында торган кешеләр.

«Муниципаль берәмлек башлыгының халык алдында җаваплылыгы аеруча зур, – дип ассызыклады депутат. – Бу үзең белән бер районда яшәгән, проблемаларын докладлар буенча түгел, ә шәхси мөрәҗәгатьләр буенча белгән кешеләр алдында җаваплылык. Алар көн саен ишегалларын төзекләндерүгә, юлларның торышына, коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына, мәктәп һәм хастаханәләрнең эшенә, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга бәйле карарлар кабул итә. Һәм бу карарлар законлы, нигезләнгән һәм финанс яктан тәэмин ителгән булсын өчен безгә төгәл, аңлаешлы, заманча хокукый база кирәк. Без бүген тарихи документны карыйбыз, ул Татарстан Республикасында җирле үзидарәнең сыйфатлы үсеше өчен ныклы нигез булдырыр дип ышанабыз».

«Җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»гы закон проекты Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак.