МАХ мессенджерында теркәлүчеләр саны 111 миллионга җиткән

Илебезнең МАХ мессенджерында 111 миллионнан артыграк кеше теркәлгән инде. Алар көненә 1,4 миллиард хәбәр җибәрә. Россия Президентының Мәгълүмат-коммуникация технологияләрен һәм элемтә инфраструктурасын үстерү идарәсе башлыгы Татьяна Матвеева әйтүенчә, хәзерге вакытта дөньяның 40 илендә яшәүчеләр өчен мессенджерга теркәлү мөмкинлеге булдырылган.

“Әйтик, 2025 елның июлендә көненә нибары 3 миллион хәбәр юлланса, хәзер – 1,4 миллиард”, – дип билгеләп үткән белгеч.

Аның әйтүенчә, платформаның үсүе буенча иң зур дөнья рекордларыннан берсе бу.

Март азагында мәгълүм булганча, бер ел эчендә мессенджерда 107 миллион кеше теркәлгән. Ә инде МАХтагы гавами каналлар саны, СМИ, популяр блогерлар каналларын кертеп, 3,6 миллионга җиткән.