Түбән Камада өч көнлек матәм игълан ителде

Түбән Камада өч көнлек матәм игълан ителде

Түбән Кама районында кичә булган фаҗига сәбәпле өч көнлек матәм игълан ителде. «Нижнекамскнефтехим» предприятиесенең синтетик каучук җитештерү цехында шартлау булды. Аның сәбәбе – җиһазларның герметиклыгы бозылуны бетерү вакытында газ катнашмасы кабыну.

Хәзерге вакытта янгын сүндерелгән, таралу куркынычы юк. Төп җитештерү эшләвен дәвам итә.

Фаҗига нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын 20 кеше хастаханәгә озатылган. Компаниядә һәлак булучыларның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәген белдерделәр.

Һава торышын тикшерү нәтиҗәләре буенча, зыянлы матдәләрнең артуы күзәтелми, халык өчен куркыныч юк.

Матәм көннәрендә барлык күңел ачу һәм массакүләм чаралар оештырылмый. Дәүләт учреждениеләре биналарында флаглар төшереләчәк.