Татарстанда эчке эшләр органнарында кадрлар кытлыгы 28 проценттан артып киткән
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышында Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов эчке эшләр органнарын хезмәткәрләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә тукталды.
“Эчке эшләр органнарында кадрлар кытлыгы 28,1 процент тәшкил итә”, – диде ул. Министр әйтүенчә, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга кебек районнарда хезмәткәрләрнең 40 проценттан да күбрәге җитми. “Менделевскийда әлеге күрсәткеч – 49 процент, Югары Осланда – 50 проценттан да күбрәк”, – диде Дамир Садретдинов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
