Исерткеч эчемлекләр кулланучы үсмерләр саны 2 процентка арткан

Татарстанда исәптә торучы социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр арасында исерткеч эчемлекләр кулланучылар саны кимегән.

Узган ел бу сан 28 процентны тәшкил итсә, быел – 24 процент.

Саннар кимесә дә, исәптә торучы һәр дүртенче гаилә шешә белән дуслыгына нокта куя алмый дигән сүз. Ул гаиләләрнең һәр унынчысында балигъ булмаган балалар да хәмергә үрелгән. «Исерткеч эчемлекләр кулланучы үсмерләр саны 2 процентка артты быел. Әмма бу күбрәк эчә башладылар дигән сүз түгел әле. Профилактика чаралары нәтиҗәсендә бу юлга басучы үсмерләрне күбрәк ачыклый һәм вакытында ярдәм күрсәтә башладык», – диде матбугат очрашуында Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова.