Балтачта хәрби бүләкләр тапшырылды

Балтачта моңсу да, истәлекле дә булган чара үтте. СВОда һәлак булган бер төркем якташларына тиешле хөкүмәт бүләкләрен – орден-медальләрне аларның якыннарына тапшырдылар.

«Беренче көннәрдән яуга кузгалган якташларыбыз үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән үти. Кызганычка, кайчакта менә шушылай үз гомерләре бәрабәренә, батырларча түләргә туры килә. Курку белмәс, патриот уллар үстергән өчен рәхмәт сезгә, һәммәгезгә сабырлык-ныклык телим, – диде күз яшьләрен чак-чак тыеп торган әти-әниләргә, хәрбиләрнең хатыннарына, балаларына әлеге бүләкләрне тапшырганда район башлыгы Рамил Нотфуллин. – Өлкән сержант Илдар Хәкимҗанов, кече сержант Руслан Евсеев, рядовойлар Марсель Хәбибрахманов, Ранил Галимов, Алексей Слывюк, Ринат Аитов, Инзил Хәбибрахмановларның батырлыгы онытылмас, алар турындагы якты хатирәләр якташлары күңелендә мәңге сакланыр».