«Ун ел салган өйдә өч кич йоклап калды»

«Ун ел салган өйдә өч кич йоклап калды»

Норлатта, МХОда һәлак булган Рәмзил Хуҗин истәлегенә, 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча ачык төбәкара турнир узды.

Кем ул Рәмзил Хуҗин, диярсез. Гап-гади авыл егете. Әти-әниләренең яраткан улы. Энҗе бөртегедәй ике кызының алыштыргысыз әтисе, чәчкәдәй хатынының сөекле ире... иде... Иде.

Әгәр дә артык намуслы, артык гадел, артык тәртипле булмаса, якын һәм кадерле кешеләре бүген аны югалту кайгы-хәсрәте эчендә янмас иде. Әмма, ул үзе күңелендә тынычлык тапмас иде. Чөнки куркып, икейөзләнеп яшәү аның өчен түгел. Рәмзил йөрәге кушкан юлны сайлый.

– Ирем 2022 елның 28 сентябрендә мобилизацияләнде. Бер ай Казанда булганнан соң, кайнар ноктага киттеләр. Кемнең ирен андый җиргә җибәрәсе килсен?! Мин дә аны алып калу өчен төрле юллар тәкъдим итеп карадым. Әмма ул катгый рәвештә каршы килде: «Мин юләрме инде шулай итәргә? Аннары ничек яшәргә? Юк, ничек язган – шулай булыр, барам!» – диде. Повестканы яңа өебезгә Коръән ашы уздырасы көнне китерделәр. 25 сентябрь иде. Менә шулай итеп, ун ел буе тырышып-тырмашып салган өебездә нибары өч кич йоклап калды, – дип искә ала тормышларының астын-өскә китергән вакыйгаларның башын Ләйсән Хуҗина.

– Тегендә киткәч хәбәргә бик сирәк чыга иде, анда да берничә минутка гына. Беренче отпускасына 1 апрельдә, ике атнага кайтты. Икенче тапкыр 2023 елның 8 сентябреннән ялда булды. Анда егерме көн торды. Шул китүеннән соңгы тапкыр 2024 елның 2 гыйнварында элемтәгә чыкты, 1есе туган көне иде – 34 яшь тулды. Бер минут тирәсе генә сөйләштек. Минем белән бар да яхшы, мөмкинлек булу белән хәбәргә чыгармын, диде, иптәшләренең «позывной»ларын әйтте. Шуннан 5 гыйнварда «боевая оборона»га кергәннәр һәм 6сы – безнең өйләнешкән көнне Рәмзил һәлак була.

Үлгән хәбәрен ишеткәч тә көттек, ышанмадык. Егетләр әйтте инде, көтмә, исән түгел, сөякләрен җыеп чыгып булса рәхмәт әле, диделәр. Барыбер ышанасы килмәде. Ростовка да барып эзләдек – юк иде. Гәүдәсе булмагач, барыбер күңелдә өмет чаткысы сүнмәде. Әмма ул акланмады. 14 июль көнне Норлат егете үле гәүдәсен, «Военный билет»ларын фотога төшереп җибәрде. «Таптык», диде. 22 июль көнне Яшел Үзәнгә алып кайттылар. Чынлап та Рәмзил икәненә инану өчен табутны ачтык, ул иде…

Ләйсәннең күз яшьләрен тыярга тырышып сөйләвеннән күңелләр актарылды. Тормышларының иң тәмле, иң матур чорында, парлап бәхетле гомер итәрбез дип салган иркен өйдә 9 һәм 12 яшьлек баланы сыңар канат белән кочып калу бик аяныч... Аллаһ Тәгалә түземлекләр бирсен. Кызлар икесе дә әтиләрен бик юксына. Зурысы Гүзәл сабыр булырга тырыша, ә кечкенәсе Рүзилә бигрәк тә «әти кызы» булган. Сабый акылы белән, әтисенең өстен ачтырырга теләп: «Әни, открути табутның капкачын, син бит сможешь!» – дип елаган. «Бер адым калмый иде бит ул Рәмзилдән, аягына ябышып йөри иде», – ди Ләйсәннең әнисе Миләүшә Газимҗанова.

– Кияү дип тә эндәшмәдек без аңа, улыбыз иде ул безнең. Бик акыллы, бик ышанычлы, кулы эш белә торган егет иде. Нәрсәгә генә тотынсак та аның ярдәме булды. Әле тегеннән ялга кайткан арада да өебездә ремонт ясап китте. Ләйсән белән бик бер-берсенә пар килеп кавыштылар. Икесе дә аз сүзле, төпле. Читтән бернинди ярдәм сорамыйча, кредитлар алып, үз тырышлыклары белән йорт салдылар. Рәхәтен генә парлашып күрә алмадылар, – дип елый Миләүшә ханым.

– Рәмзилне югалту кайгысын аңлатып бетереп булмый. Хәбәрен ишеткәч, аңнарымны җуеп йөрдем, нишләгәннәремне дә хәтерләмим. Ирем Юныс белән икебезнең канатларны сындырган кебек булды. Әле дә күңел ышанмый. Кем уйлаган безнең гаиләгә дә шундый кайгы кагылыр дип. Кызым өчен бик борчылган идём, ничек күтәрер бу хәсрәтне, дип. Хәзер сабырлыгына сокланам. Ике кызы хакына түзә инде, балакаем. Рәмзилнең киткәндә салып калдырган киемнәре карават янында әле дә шул килеш эленеп тора…

Рәмзил үзе Саба районы Яңа Мичән авылында туып үскән. Кабере Норлат зиратында. «Рәмзилнең әти белән әни олы яшьтә. Әлбәттә, алардан рөхсәт сорадым, каршы килмәделәр, рәхмәт аларга. Монда мин, кызларыбыз да монда, янына барып йөрергә якын булыр, дидем. Иремнең абыйсы да ике баласы белән Норлатта яши», – дип аңлатты Ләйсән.

Уллары истәлегенә багышланган волейбол турнирына Рәмзилнең әнисе Миңлеҗиһан апа да килгән иде. Кайгылы хәбәрне җиткергәндә ул инсульттан соң больницада ята торган булган. Ана йөрәге түзсен генә…

– Киленемә дә, кода-кодагыйларга да рәхмәттән башка сүзем юк. Улымны бик яратып, гел яхшы яктан гына сөйлиләр, зурлап шушындый чаралар оештырдылар. Оныкларым да хөрмәт итеп, яратып торалар үзебезне. Нишләтәсең, язмыштан узмыш юк. Баланы югалту бик зур кайгы, ачы хәсрәт, әмма берничек тә, бернинди акчаларга да кире кайтарып булмый, – дип ачына Миңлеҗиһан апа.

МХОда һәлак булганнарның гаиләсенә, әти-әнисенә бирелә торган акча өлешен дә оныкларына биргән алар. Ләйсән ике кызына да фатирлар алып куйган. «Ниндидер кирәк-яракларга тотарга кулым бармады, алай дөрес тә түгел. Балаларга булсын, әтиләреннән соңгы бүләк. Эх, әтиләрен бернинди сумма да алыштыра алмый шул...» – ди 34 яшендә тол калган Ләйсән…

(Кыскартып урнаштырылды)

Язманы тулаем газетабызның №1 (16 гыйнвар, 2026 ел) санында укырга мөмкин.