Татарстанда көчле яшенле яңгырлар һәм боз явуы көтелә
Бүген, 22 июньдә, республикада урыны белән көчле яшенле яңгырлар явуы көтелә.
Кайбер районнарда боз явуы ихтимал. Көндез җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгырлар вакытында агачлар, реклама такталары һәм электр тапшыру линияләре астында яшеренмәскә, балалар белән өлкәннәрне игътибарсыз калдырмаска киңәш ителә.
Бәла-каза килеп чыкканда кичекмәстән 112 номерына шалтыратырга кирәк.
